Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белми калма! Законга үзгәрешләр керде

Балага айлык пособие һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалататүләү билгеләгәндә, гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алына башлады.

2019 елның 1 нче апреленнән социаль яклау чаралары билгеләүдә адреслылыкны көчәйтү һәм мохтаҗ булган гражданнарга гына ярдәм итү нигезендә, Татарстан Республикасы 2004 нче елның 8 нче декабрендә кабул иткән 63нче номерлы “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы законына үзгәреш кертелде.

Балага айлык пособие (керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга) һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалататүләү билгеләгәндә, гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алына башлады.

Гаилә әгъзалары милкендә яхта, очу аппаратлары, кар чанасы, сәүдә объектлары, 2 яки аннан да артык җиңел машина, мәйданы гаиләнең һәрбер әгъзасына исәпләгәндә 40 квадрат метрдан артыграк туры килә торган торак урыны булганда,пособие һәм юл акчасы билгеләнмәячәк. Ялгыз яшәүче пенсионерның милкендә булган торакныңмәйданы80 квадрат метрдан ким икән, бу очракта юл акчасы билгеләнә.

Балага айлык пособие (керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга) һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә исәпкә алына торган барлык милек төрләре турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының сайтында таныша аласыз (mtsz.tatarstan.ru).

Тулырак мәгълүматлар алу өчен 13 нче номерлы компенсация түләү бүлекчәсенә 2-57-94, 2-41-37, 2-41-93 телефонарына шалтыратып белергә мөмкин.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие