Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чисталык комиссиясе әгъзалары рейдлар белән авылларга чыга.

Чираттагы утырышта да Карадуган, Кече Лызи, Норма авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларга төзелгән 8 беркетмә каралды.

Чисталыкны саклау, үз тирә-юнеңне тәртиптә тоту, капка төпләренә төзелеш материаллары алып кайтып тутырмау турында һәркем төгәл белсә дә, кагыйдәләр үтәлми шул. Төзелеш материалын куйган очракта да, авыл жирлеге идарәсеннән тиешле вакытка кадәр алыну срогы күрсәтелгән рөхсәт кәгазе булуы шарт.
Комиссия рәисе Илһам Мөхәммәтҗанов авыл җирлеге башлыклары игътибарына:
- Җирлекләрдә тиешенчә эш башкарылмый. Әгәр дә җирле хакимият органнары халык белән очрашулар вакытында чисталыкны саклау, аның таләпләре, беркетмә төзелгән очракта, штраф күләмнәре турында чыгышлар ясасалар; әгәр булдыра алсалар, йорт саен кереп, кагыйдәләрне искәрткән листовкалар таратып, йорт хуҗаларыннан куллар куйдыртып йөрсәләр, һәр комиссия утырышы саен дистәләгән беркетмә каралып, штрафлар салынулар булмас иде. Федераль Законнарның пунктларын халыкка аңлаешлы телдә җиткерергә кирәк, - дип белдерде.
Үз территориясеннән чыгып, юлга юынтык су түккән, урамның каршы ягында буш урынга тирес чыгарып өйгән, төзелеш материалларын рөхсәтсез тоткан, озак еллар тирә-юнен чистартмаган, салам яккан, төзелеш калдыкларым җыештырмаган өчен төзелгән 8 беркетмәнең хуҗаларына 2шәр мең сумлык штрафлар салынды.
Элекке елларда беренче очракта гаепләнүче гражданнарга кисәтү генә ясала иде. Ә хәзер бу законга үзгәрешләр кертелде - кисәтү ясау пункты гамәлдән чыгарылды. Беренче очракта ук гаебе булганнарга 2 мең сумнан 5 меңгә кадәр штраф каралган. Билгеле, бу авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кечкенә сумма түгел.
Әйе, беркетмәләр төзелгән гражданннар арасында да үз гаебен танырга теләмәүчеләр булды. Андыйлар комиссиянең карары белән килешмәгәндә 10 тәүлек эчендә судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әгәр инде гаебеңне танысаң - штрафны 60 көн дәвамында түләвең хәерле. Озакка сузылганда штраф күпәме бермә-бер арта.
Фото: http://city-kharkov.com/2014/05/15/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250