Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эколог килгәнен көтмик.

Безнең якның табигате искиткеч матур, һавасы саф һәм чиста. Әмма шушы гүзәллеккә аңлы рәвештә зыян салучылар да бар.

Алар тиеш булмаган урыннарга утын-агачлар өя, төзелеш материаллары куя, елгаларга чүп-чар ташлый, урамнарга юынтык су түгә.
Ә инде экологлар тарафыннан беркетмәләр төзелгәч, гаепне үзенләреннән күрмичә ризасызлык белдерәләр. "Кызыл линия"дән чыгып, төзелеш материаллары куймаска, юынтык суларны капка төпләренә түкмәскә, тиресләрне үз территорияләребездән читтә урнаштырмаска, карларны читкә чыгарып түкмәскә тиешлеген барыбыз да белә ләбаса.
Төзелеш эшләре алып барасың икән материалларны вакытлыча капка төбендә саклау өчен җирле үзидарәдән моңа рөхсәт белешмәсе алырга кирәк. Моның бер авырлыгы да юк бит инде. Әллә җирле җитәкчеләрнең халыкка аңлатуы җитмиме? Ә бит һәр җирлек җитәкчесе авылларда яшәүчеләргә бу хакта аңлатырга тиеш.
Кайбер җирлекләрдә бу хакта аңлатып кеше күп йөри торган урыннарда памяткалар да эленә. Әмма моңа салкын караган җитәкчеләр дә бар әле. Эколог тарафыннан гражданинга беркетмә төзелгәннән соң, җирле үзидарә җитәкчесе тарафыннан узган көн числосы белән белешмә биргән очраклар да булган. Һәм менә нәкъ шундый җирлекләрдә беркетмәләр дә күбрәк төзелә.
Районның чираттагы административ комиссиясе утырышына Урта һәм Иске Көшкәт, Норма авылларыннан гражданнар чакырылган иде. Алар рөхсәт ителмәгән урынга агачлар, төзелеш кирәк-яракларын өеп куйган, суны капка төбенә түккән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Комиссия каршында җавап тотканда үз гаепләрен таныдылар һәм башка кабатланмас дип ышандырдылар.
Шулай да аларның һәркайсына икешәр мең сум штраф салынды. Монысы минималь җәза. Элеккечә тирә-юньгә зыян китерүен дәвам итсә, штрафның да катлаулануы ихтимал. Суд приставлары тарафыннан өстәп штраф салынырга мөмкин. Мондый күңелсез хәлләр белән очрашырга теләмәсәгез, әйләнә-тирәнең чисталыгына, төзеклегенә зыян китерердәй гамәлләр кылмагыз.
Фото: http://vk.com/ekosb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250