Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Конверты буш булмасын”, – дибез дә...

Бүгенге көнгә республикада 14 районда хезмәт хакы буенча бурычлар бар. Балтач бу исемлектә юк.

Күптән түгел район советының утырышлар залында үткән республикакүләм видеоконференциядә бу хакта җитди сөйләшү булды. Биредә шулай ук хезмәт базарына кагылышлы башка җитди мәсьәләләр дә күтәрелде. Министрлык тарафыннан тәнкыйтькә тотылмасак та, соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов бу мәсьәләләр буенча бездә дә әле эш фронтының җитәрлек булуын ассызыклады.

– Аеруча хезмәткә түләү буенча эш җитәрлек түгел, – диде ул. – Уртача хезмәт хакы күләме буенча без республикада арттагы урыннарда барабыз икән, бу әле бездә хезмәт хакын башкалар белән чагыштырганда аз түлиләр дигән сүз генә түгел. Бу – “соры базар” нәтиҗәсе дә. Ул бар, яши. Күп кенә эшмәкәрләребез, салымнардан качып, хезмәт хакын конвертлата бирә. Ә эшләүчеләр: “Әле ярый, шулай булса да, акчалата бирәләр бит, эш урыным, эшем бар”, – дип, шушы вариантка да риза була. Лаеклы ялга чыга башлагач, исләренә төшә дә, нәтиҗәдә күбесе 8 мең сум пенсия белән кала. Бу акчага ничек яшәргә кирәк? Район җитәкчелеге тарафыннан барлык җитәкчеләргә кимендә унбиш мең сум хезмәт хакын рәсми төстә түләргә дигән бурыч куелды. Дөрес аңлагыз, хезмәт хакы тулысынча шулай түләнергә тиеш, тикшерүләр булып, кимчелекләр ачыклана калса, кануннар катгый, шулар нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Без инде “кимендә” дигән чик куеп, мөмкин булган кадәр шуны ныклы конртрольгә алырга тырышачакбыз.

Биредә шулай ук беркайда теркәлмичә, бернинди салымнар түләмичә, күп еллардан бирле өендә, гаражында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр турында да сүз булды. “Үзмәшгульләр” турындагы яңа канун нигезендә, алар белән дә аңлату-аңлашу эшләре алып барырга кушылды. “Мондый эшле дә, ашлы да кешеләребез күп, бу, билгеле, бик сөенечле хәл. Әмма канун бар икән, аларның үтәлешен таләп итәчәкләр.Тикшерүләр дә булачак. Шуңа күрә, исәпкә басып, реаль табышны күрсәтеп, минималь салымны түләп барырга тырышырга кирәк... Проблемалар турында күп сөйләшәбез. Чынбарлыкта эшләргә кирәк. Шул чакта гына көтелгән нәтиҗә булачак, – диде А.Хәйретдинов.

Министрлык күтәргән пенсия яше алдындагы кешеләрне эштән җибәрү, мәҗбүр итү, кысрыклау ише проблемаларны да урыннарга барып, шушы категория кешеләрне күреп, сөйләшеп, өйрәнү бурычы куелды.

  • СОРАШТЫРУ

Ә сезгә хезмәт хакын ничек бирәләр?
–Картага күчерәләр
–Бер өлешен ведомостьта, бер өлеше картада
–Ике төрле ведомость белән
–Миңа аның ничек бирелүе мөһим түгел, бирсеннәр генә

 

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соры базар