Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Котың очарлык: бертөркем үсмер 17 яшьлек егетне кыйнады

Алар әйткәннәргә ышансаң, араларында зыян күргән егет белән бәхәс килеп чыккан.

Бу көннәрдә  социаль челтәрләрдә видео таратылды. Анда Казанның 171 нче мәктәбе янында үсмерләр сугышуы, кыйналганының соңрак хастахнәдә үлүе турында хәбәр ителә, әмма бу хәбәр кире кагылды.  Ваһапов урамында үсмерләрнең сугышуы турында хокук сакчыларына да хәбәр иткәннәр. 17 яшьлек егетнең кыйналуы, аның баш мие селкенү турындагы мәгълүматны хастаханәдән дә җиткергәннәр.   Полиция хезмәткәрләре урынга барып тикшерү уздырган, әлеге вакыйганы төшергән камералардан язманы алган. Тикшерү барышында сугышкан үсмерләрнең кем булуы ачыклаган. 15-16 яшьлек егетләрне вакыйга сәбәпләрен ачыклау өчен полиция бүлегенә алып барганнар. Алар әйткәннәргә ышансаң, араларында зыян күргән егет белән бәхәс килеп чыккан. Шуннан соң аңа күп тапкыр сукканнар.    Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эше дәвам итә. Зыян күргән үсмер исә хастаханәдән чыккан, аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый дип яздылар.

Балаларыбызны, үзебезне саклыйк, җәмәгать! Хәзер бит әзрәк уңайрак кешене үпкәләтсәк, котырган эт кебек ябырылырга, яисә кыңгырлык эшләргә генә торалар. Адым саен явызлык сагалый сыман, Аллаһы Тәгалә адәм балаларын явызлыктан сакласын! Бары тик Раббыбызга гына ышаныч калып бара.

Зөлфия Шакирова 

 

http://vatantat.ru/

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25101

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үсмер