Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кыен хәлдә калмыйм дисәң

«Бер танышым чит илгә ял итәргә барам дип киткәч, Казаннан кире борылып кайтты. Бурычың бар дип самолетка утыртмаганнар. Югыйсә, китәр алдыннан гына, приставлар аша эзләтелә торган барлык бурычларын да түләп бетергән. Ял итәргә дигән путевкасы да янды, ялга планлаштырган нияте дә барып чыкмады дустымның. Менә шундый хәлдә калмас өчен нәрсә...

- Мондый сорау белән үзебезгә дә еш мөрәҗәгать итәләр, - дип сөйләп китте хат белән танышканнан соң суд приставлары хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Наил Гайнанов.
- Шулай күңелсез хәлдә калмас өчен бик гади генә юлы бар бит инде, югыйсә, бурычыңны вакытында түләп бару. Аннан түләгән булсаң да, чит илгә чыгу хокукын чикләү турындагы карар чыгарылмаганмы икәнен белешү. Моның өчен әллә кая барасы юк. Компьютерлар яшәсен.

Каядыр барыр алдыннан һәркем үзен чит илгә чыгуны чикләү буенча кара исемлектән тикшерә ала. WWW.r16.fssprus.ru адресы буенча интернет-сайтка керергә, «Банк данных исполнительных производств» кушымтасын ачарга кирәк. Исем-фамилияңне (физик затларга) яки предприятие (юридик затларга) исемен программага кертәсең дә үзеңнең бурычың турында тулы мәгълүматны-документның номерын, суд приставларының территориаль бүлек адресын, суд приставының исем-фамилиясен һәм телефонын аласың. Инде сезгә карата суд эше кузгатылган икән, суд приставыннан сезгә ил чикләре ачыкмы-түгелме икәнен белешергә туры киләчәк.


Бу юнәлештә халыкка эшне тагын да җиңеләйтү нияте белән суд приставлары федераль хезмәте Google Play Android һәм App Store iPhone мобиль җайланмалары өчен «Банк данных исполнительных производств» кушымтасына керергә махсус кулланма әзерләде. Апрельдән Windows Phone кушымтасы да куелды. Монда мәгълүматларны бер тапкыр гына түгел, даими алып тору өчен дә язылырга мөмкин. Бу очракта инде бурычың буенча үзгәрешләрне автомат рәвештә белеп торасың. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кесә телефоныңа хәбәр ителә. Аннан белеп торсагыз иде: бурычыңны тулысынча түләгәч тә, чит илгә чыгарга рөхсәт алу 10 тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә чыгып киткәч күңелсез хәлгә калмас өчен әлеге системадан файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250