Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кыңгыр эшләр хроникасы

Урта Көшкәттә яшәүче В. чит кеше әйберенә кул сузарга, каракланырга ярамаганын аңламаслык яшьтә түгел.

Быел дүртенче дистәсен ваклый башлады. Бурлыкның начар гадәт, ярамаган эш икәнен үзе башкаларга аңлатырга тиеш югыйсә. Әмма ул җаен туры китереп, Балтачта яшәүче Г. Гарипованың акчасын чәлдерә. Һәм менә шактый яшьтә булса да, бу эшнең законга каршы килүен хәзер судта үзенә аңлатачаклар.
* * *
Шушы елның 11-12 август көннәрендә билгесез кешеләр Балтачтагы «Афанасьев» сәүдә ноктасының склад бинасына законсыз үтеп керәләр. Сатучы Т.Галиеваның сумкасыннан акча, 55 мең сумлык бизәнү әйберләре чәлдереп чыгалар. Кызганыч, караклар әле тотылмады. Бу хәл турында нидер ишетүче яки күрүче булса, «02» яки «2-52-43» телефоннары буенча хәбәр итсәгез иде. Сезнең исем полиция ишегеннән чыкмаячак.
***
18-19 август төнендә шулай ук билгесез кешеләр тагын караклык юлына баса. Балтачта Ю.Колестратовның урамда торган автомобиле кабинасыннан 1200 сум акча урлыйлар. Җинаять эше кузгатылды, ә җинаятьчеләр үзләре билгесез әле. Шулай ук бу вакыйгага кагылышлы хәбәрләре булган кешеләрнең дә югарыда күрсәтелгән телефоннар буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз.
Фото: http://www.allkriminal.ru/article/13062/584

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250