Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машина хуҗалары өчен

Әлеге категориягә керүчеләрне янә бер кат искәртеп, шуны исләренә төшерәсе килә, административ штрафларны үз вакытында түләмәү начар тәмамланырга мөмкин.

РФ административ хокук бозулар кодексының 32.2нче маддәсенең 1нче бүлеге нигезендә, штрафлары булган шоферлар, аны карар үз көченә кереп, 60 көн үткәнче түләргә тиеш. Ләкин карар белән риза булмыйча, аңа карата шикаять бирү өчен бирелгән ун көнлек вакытны исәпкә алсак, штрафны вакытында түләмәгән өчен жаваплылыкка тарту 71нче көннән башлана. Андый кешеләрне икеләтелгән штраф, 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки илле сәгатьлек мәжбүри эш көтә.
 
Бу хакта инде беренче мәртәбә генә язуыбыз түгел, шоферлар да бик яхшы беләдер дип уйлыйм әлеге жәзалар турында. Шуңа да үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән? Штраф бәяләрен гел арттырып тору кем өчен файдалы?
 
Мансур Фәйзрахманов, 40 еллык стажы булган шофер:
- Хәерче шоферлар өчен күп инде ул штрафлар суммасы, баераклар аны уйлап та бирми. Юл йөрү кагыйдәләрен белеп тә, белмичә дә, мәжбүри дә бозган чаклар була, шуңа да тиешле жәза бирелгәнгә ачуланып булмый.
 
Исмәгыйль Гарипов, машина йөртүдә 32 ел стажы бар:
- Бер шофер да штрафларның уңай ягын күрмидер инде. Хәзерге суммалар гади авыл ир-аты өчен бик зур. Ләкин шул ук вакытта штрафның бик нык үсүенең файдасы-ул юлда шоферларның игътибарлылыклары арту һәм азмы-күпме тәртип урнашу.
 
Лилиана Әхмәтшина, 12 ел руль артында:
- Мин закон бозучылар рәтенә кермим, шуңа «сәлам хатлары» миңа килми һәм штрафлар түләмим. Кагыйдә бозган өчен штрафлар арту бездән генә тормый. Зур тарифлар транспорт йөртүчеләрне дә, жәяүлеләрне дә тагын да игътибарлырак булырга этәрә. Ләкин аңа карап кагыйдә бозучылар кимидер дип уйламыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250