Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әни берәү генә була

Балык баштан чери дигән кебек, җәмгыятьтәге хатын-кыз эчүчелеге дә бала тәрбиясенә иң беренче чиратта йогынты ясый. Көн дә исерек әнине күргән баланың психикасы тора-бара ниндигә әйләнә? Салмыш анасы шешә белән «дуслашып» утырганда ул кемгә сыенырга тиеш?

Балигъ булмаган балалар эшләрен караучы комиссиянең 28нче октябрьдә үткән чираттагы җыелышында мин шул сорауларга җавап эзләдем. Ә иң йөрәкне әрнеткәне исерек хатынын берәүгә дә алыштырырга теләмәгән, балалар хакына аңа түзеп торучы ир иде. Бу сүзләрем Б. авылыннан булган Э. хакында. Өеннән чыгып киткәненә 1 ай, хатын һаман да кайтырга ашыкмый,балалар тәрбиясе белән бөтенләй кызыксынмый. Ире исә күз яшьләре аша: «Мин балаларыма әни кайдан табыйм?! Әни бит ул берәү генә була!» - диде. Ләкин хатынга шундый шарт куелды - мәҗбүри кодированиегә бару, юкса бу ханым әнилек хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Ә менә Б. авылыннан А. , Н. авылыннан К., А. авылыннан И. спиртлы эчемлек кулланганнан соң акылларын югалталар икән. Алар өйдәгеләренә, шул исәптән балаларына да тынычлык бирмичә, бары үзләрен генә кайгырта. Кемдер әлеге комиссиягә беренчесен килә, кемдер инде даими «кунак», ләкин ничек кенә булмасын, комиссия әгъзаларының киңәшләре күктә эленеп калмыйча, адресатларына барып җитсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250