Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Район комиссиясе минималь хезмәт хакы күләме белән бәйле мәсьәләләрдә закон кушканча эшләүне таләп итә.

Халыкнын тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча район комиссиясенең узган елгы соңгы утырышына Карадуган, Сосна, Шубан җирле үзидарәләре җитәчеләре һәм шушы җирлекләр территориясендә шәһси эшмәкәрлек белән шөгылләнүчеләр чакырылган иде.

Аларда эшмәкәрләр ялланып эшләүчеләр белән килешү төзегәннәр. Әмма килешүләрдә эшләүченең айлык хезмәт хакы тиешле таләптән ким булуы ачыкланды. Яңа закон буенча ул 6420 сумнан ким булмаска тиеш. Ә бюджеттагылар өчен бу сумма 5965 сум.
1нче гыйнвардан һәр оешма, һәр эшмәкәр үзләрендә эшләүчеләр белән төзелгән килешүләрне кабат карап чыгып, хезмәт хакы турына шушы ике саннан киметеп куярга тиеш түгел. Тагын бер кат кабатлыйбыз: ул бюджеттагыларга - 5965, калганнарга - 6420 сум.
Фото: http://www.kurer-sreda.ru/2014/11/27/163460

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250