Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тахографлар булмаган өчен санкцияләр кулланыла башлады

Быел көз башыннан гомуми авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк автомобильләренә тахографлар булмаган өчен санкцияләр кулланыла башлады.

Россия хөкүмәтенең транспорт чараларының куркынычсызлыгы турындагы техник регламенты нигезендә, Россиянең Транспорт министрлыгы транспорт чараларына төрләренә карап тахографлар кую срокларын билгеләгән иде. Аның буенча бу эш куркыныч йөк ташучы транспортка шушы елның 1 апрелендә, шәһәр һәм шәһәр яны регуляр рейс автобусларыннан тыш, калган барлык автобусларга һәм гомуми авырлыгы 15 тоннадан артык булган шәһәрара йөк транспортына 1 июльгә, алда әйтелгән гомуми авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк автомобильләренә 1 сентябрьгә, калган барлык №2 категориясендәге транспортка 2015нче елның 1 апреленә тәмамланырга тиеш. Таләп үтәлмәгәндә бу административ тәртипне бозу булып санала һәм гаепле затлар штрафка тартыла. Штраф күләме транспорт йөртүчеләр өчен 1 меңнән - 3 мең, җаваплы затларга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр.
Фото https://www.google.ru/search?biw=1680&bih=906&tbm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250