Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Камада тикшерүчеләр тәрәзәдән егылган бала үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклый

“Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Түбән Камада тикшерүчеләр ике яшьлек бала үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклый. Ир бала 12 апрельдә дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әнисе йоклаганда, ул урындыкны тәрәзә янына этеп китергән һәм тәрәзә төбенә менеп, москит челтәргә таянган. Корылма бала авырлыгын тотып тора алмаган һәм ул егылып төшкән”, - дип сөйләде Андрей Шептицкий.

“Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

«Татар-информ» 12 апрельдә Түбән Камадагы йортларның берсендә дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ике яшьлек баланың егылып төшүен хәбәр иткән иде. Баланы бик авыр хәлдә Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.

Ике атнадан бала хастаханәдә үлгән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән