Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Урындыгын пычраткан өчен үтергән

Магнитогорск-Ира юлы читендә 46 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган. Экспертлар аның машина бәрүдән түгел, ә каты тукмалудан вафат булуын ачыклаган.

Җинаятьчене тиз генә эзләп таба алмаганнар. Тик тора-бара аның эзенә төшкәннәр.

Бу канлы вакыйганың Зианчура районында булуы ачыкланган. Җинаятьче көннәрнең берсендә ике дусын кунакка чакырган. Алар хоккей карап, спиртлы эчемлекләр чөмереп утырган. Берзаман йорт хуҗасы 46 яшьлек дустын, урындыгын пычратуда гаепләп, кыйный башлаган. Икенче дусы йорттан чыгып качкан.

Бахырны тукмап үтергәч, җинаятьче аның гәүдәсен машинасына салып, юл читенә илтеп ыргыткан. Үзе Себер тарафларына эшкә киткән. Эшеннән ул вакытыннан иртәрәк кайтып, Күгәрчен районында качып яткан. Тик полиция хезмәткәрләре озакламый аны кулган алган, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять