Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җитәкчеләр үзләре тискәре үрнәк күрсәтәләр (+фото)

Прокуратурада юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүдә кайбер җитәкчеләр үзләре тискәре үрнәк күрсәтәләр, дип ассызыклап әйтелде.

Район прокуроры Низамиев Айрат алып барган һәм районныӊ хокук саклау органнары җитәкчеләре чакырылган киӊәшмәдә район юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын үтәү каралды. Район башкарма комитетыныӊ архитектура һәм төзелеш бүлеге, бистә башкарма комитеты һәм Балтач «МДСУ-1» оешмасы җитәкчеләренеӊ фикерләре тыӊланды, алдагы елларда булган киеренке вәзгыятне уӊай якка үзгәртү турында тәкъдимнәр тикшерелде.

Дөрестән дә, 2018 елда район юлларында моӊарчы булмаган юл һаләкәтләре артты, анда үлүчеләр саны да югары булды. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов фикеренчә, юлларда иминлекне тәэмин итүдә пропаганда юнәлеше шактый аксады, бу елда мӊа юл куймаска кирәк, дип белдерде.

Прокурор Айрат Шәкертҗанович та бу мәсьәләне күәтләде, безнеӊ халыкка җиткерү һәм алар белән эшләү түбән дәрәҗәдә, дип ассызыклады. Түбән булмас иде, халык белән турындан-туры эшли торган җитәкчеләр үзләре руль артына «салмыш» хәлдә утыралар.

 

219 елда юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү эшен  тамырдан үзгәртергә һәм моӊа ирешер өчен кабул ителәчәк карарларны район башлыгы катнашында үткәреләчәк җыелышта тәкъдим итәргә, дигән фикер яӊгырады.


Тулырак «Хезмәт»  газетасы битләрендә.

 

Видео: автор

 

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда