Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җәзалар да куркытмый

Чираттагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә 15 эш каралырга тиеш иде.

Әмма Альбина Агеева, Гөлгенә Камалова, Эдуард Матвеев, Мария Плотникова бирегә килеп торуны кирәк тапмаган.
Комиссиядә кайберәүләргә кичке сәгать 10нан соң балалары җәмәгать урыннарында йөргән өчен җавап тотарга туры килсә, кемнәрдер бала тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмәгән өчен «утлы таба»га басты. Балигъ булмаганнар белән эчеп эләгүчеләргә дә комиссия каршында җавап тотарга туры килде. Ни кызганыч, хәзер андыйларның саны артканнан-арта. Балигъ булмаганнарны үзләре кебек баткаклыкка өстерәүче зурларның бу адымын һич кенә дә аңлап булмый. Юкса, җәзалар да йомшак түгел: беренче очракта 100-500 сумга кадәр штраф салынса, икенче очракта җинаять эше ачу өчен материаллар туплана башлый.

Фото интернет челтәреннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250