Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 июльдән дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта

Дәүләт хезмәткәрләренә ай саен премия түләү күләме үзгәрәчәк.

2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттырачаклар. Бу хакта указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Документта әйтелгәнчә, аларның хезмәт хакларын исәпләү өчен башкарма хакимият территориаль органнарындагы кече төркем «тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге 3 разрядлы белгеч оклады кулланыла. 1 июльдән аны 1,05 тапкырга — 13 323 сумга кадәр индексациялиләр.

Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренә ай саен премия түләү күләме үзгәрәчәк — вазифаи окладның 18 проценты урынына 41 процентны тәшкил итәчәк.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы