Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 июльдән кайбер пенсионерларның пенсияләре арта

Әлеге категорияләргә караган пенсионерларга, Россия Социаль фонды бүлекләренә килеп, гариза тапшырырга кирәкми.

1 июльдән россиялеләрнең бер өлешенең пенсиясе артачак. «Прайм» агентлыгы «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградовка сылтама белән моның кемнәргә кагылачагы хакында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа айдан өч категория гражданнарның, шул исәптән июньдә эштән туктаган пенсионерларның да түләүләре арта. Киләсе айдан аларга барлык индексацияләр дә исәпкә алынган пенсия түли башлаячаклар.

Моннан тыш, 80 яшькә җитүчеләрнең дә пенсиясе күтәрелә. Алар ала торган фиксацияләнгән түләү ике тапкыр – 16 мең сумга кадәр арта.

Өченчедән, июнь аенда инвалидлык рәсмиләштергән гражданнарның да фиксацияләнгән түләүләре ике тапкыр күтәрелә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге категорияләргә караган пенсионерларга, Россия Социаль фонды бүлекләренә килеп, гариза тапшырырга кирәкми. Аларның пенсияләре автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк.

Татар-информ  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев