Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1,2 млн сум алимент түләмәгән өчен колониягә озатканнар

Арча районы прокуратурасы элек судка тартылган 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд әлеге ир-атны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаятьләр эшләүдә гаепле дип тапты.

2024 елның мартыннан июньгә кадәр ир-ат элеккеге хатыннарына өч балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен алимент түләмәгән. Мондый хокук бозулар эшләгән өчен ул моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылган булган.

Бурычы 1,2 млн сумга җыелган. Суд ир-атны гаепле дип тапты һәм колониягә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Суд карары үз көченә керде, дип хәбәр иттеләр Арча районы прокуратурасыннан, дип яза Арча хәбәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев