Хезмәт

Балтач районы

18+
Кеше һәм закон

Административ комиссия каршында җавап тотарга туры килмәсен...

Бүген - 20 июль көнне иртәнге сәгатьләрдә Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Анда йортлары территориясендә чисталык сакламаган һәм үзара салымны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган Субаш авыл җирлеге гражданнары чакырылды.

Утырышта комиссия әгъзалары каршына җаваплылыкка тартылган гражданнар кереп, төзелгән беркетмәләргә аңлатмаларын бирә тордылар. Әти-әниләре белән яшәмәү сәбәпле, Казанда торып эшләүче яшь егет үзара салым түләүдән "качып" калырга булган. Ләкин аңа кабул ителгән законга буйсынмавы аркасында җаваплылыкка тартылып, штраф салынды. Штрафның минималь күләме 1 мең сум.

Башкаларга да аң булсын иде! Референдум үткәреп, халыкның тавыш бирүеннән чыгып, кабул ителгән карар нигезендә, республика буенча, шул исәптән безнең район җирлекләрендә дә үзара салым акчалары җыю гамәлгә кертелде. Әлеге гамәлнең авыл җирлекләрендә яшәүче халык файдасына булуын инде үз мисалыбызда күреп-инандык - урам юллары төзекләндерелә, чишмә-коелар сафка бастырыла, зиратларның капка-коймалары яңартыла һ.б. Тик шул ук вакытта районда үзара салымны түләмәүче гражданнар да бар. Алдагы еллардан аермалы буларак, алар закон нигезендә административ хокук бозган булып саналалар һәм 1000 сумнан алып, 2000 сумга кадәр штрафка тартылалар. Комиссия утырышларында шундый эчтәлектәге беркетмәләр буенча Куныр һәм Субаш авыл җирлекләрендә җаваплылыкка тартылучылар булды.

Тагын бер мәсьәлә - авылларда үз территориясендә җимерек хәлдә иске, тузган йорты булган гражданнарны җаваплылыкка тарту. Комиссия әгъзалары каршына кереп басучылар арасында үз гаепләрен таныйсы урында, күз яшьләре аша килеп туган хәлне "аңлатырга", ачыклык кертергә тырышучылар булды. Мондый аяныч хәлләргә калмас өчен вакытында авыл җирлеге башлыгы яки җирлектәге оешма яки авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорарга мөмкин.

"Субаш авыл җирлегендә ташландык хәлдә булган, кеше яшәми торган 30га якын йорт бар. Хәтта арада хуҗалары булып та, йортын, каралты-курасын тәртиптә тотмыйлар. Билгеле инде, алар җаваплылыкка тартыла", - дип белдерде комиссия утырышында Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин.

Административ комиссия рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: "Чисталык үзебез өчен кирәк! Авылларның матурлыгы, төзеклеге шунда яшәүче җирле халыктан тора ул. Әгәр дә кеше рәсми рәвештә җир участогының хуҗасы булып санала икән, ул аны тәртиптә тотарга, төзеклеге һәм чисталыгы өчен җавап та бирергә тиеш. Райондашлар алган һәм төзелеш эшләре башлаган җирләренә дә битараф булмасыннар иде", - дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250