Хезмәт

Балтач районы

18+
Кеше һәм закон

Ак Барс Банк ачык акционерлык җәмгыяте клиентларына мул тормышта яшәргә тели

Ак Барс Банк Балтачта эшмәкәрлек-ашы үткәрде

Ак Барс Банк идарәсе даими клиентлары хөрмәтенә һәм дә Балтач районы эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма җитәкчеләрен банкка тагын да ныграк җәлеп итү максатыннан, «Балтач» кафесында юридик затлар өчен эшмәкәрлек-ашы үткәрде.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та кул астында эшләүче командасы белән катнашты.

— Районыбызда дүрт банк эшли, аларның һәрберсенең дә үз аудиторияләре бар, — дип башлады ул сәламләү сүзен. — Ак Барс Банк районның икътисадында, социаль үсешендә гаять тә зур роль уйный. Бүгенге көндә җитештерүчәнлекне, эшмәкәрлекне алып баруны банклардан башка гына күзаллап булмас иде.

Очрашуда Ак Барс Банк идарәсе җитәкчелегеннән килгән вәкил Эдуард Абдрахманов банкның эшчәнлегендә һәм дә шушындый чаралар үткәрүгә теләктәшлек белдергән район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

— Мин үзем төрле банкларда эшләп караган кеше, — ди Эдуард Мансурович. — Арада Ак Барс Банк иң кулай банкларның берсе. Безнең айти технологияләр үсешенә нык игътибар бирүебез дә хөрмәткә лаек. Ак Барс Банкы Рәсәй базарында беләләр, таныйлар. Без, нигездә, Татарстан хөкүмәтенең таянычы булып торабыз. Республика халкының да ныклы терәгенә әвереләсебез килә. Федераль программалар буенча киң кырлы эшчәнлек алып барабыз, ипотека системасы, эшмәкәрләргә ярдәм һәм башка шундый программалар бик актуаль. Килеп туган проблемаларны клиентлар белән бергәләп чишәбез, һәрвакыт клиентларга ярдәм итү яклыбыз. Республика халкына һәрвакыт «Мул тормышта яшәгез!» дигән принципта без. Продуктларыбызны Рәсәй күләмендә сатарга да өйрәнәбез, гомумән, Ак Барс Банк һәрчак ике адым алда бара, соңгы вакыттагы күп кенә омтылышлар, яңалыклар, үзгәрешләр шуның ачык мисалы.

— Бер клиентыбызга чит илдән хәттә таналар сатып алырга булыштык һәм булышабыз, — дип Кече эшмәкәрлекне үстерү буенча Арчадагы региональ үзәк директоры Наил Шакиров авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә керткән ярдәмнәрен дә ассызыклап үтте.

Эшмәкәрлек-очрашуда Ак Барс Банк идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты, тамак ялгаган арада кече эшмәкәрлекне үстерү буенча өлкән клиентлык менеджеры Лилия Мотыйгуллина, ТИЭ сату буенча директор Альбина Исмәгыйлева, хезмәт хаклары проектларын сату менеджеры Гөлнара Хөсәенова һәм башка хезмәткәрләр яңа продуктлар, эш юнәлешләре турында сөйләделәр.

Очрашу гаять тә мәгънәле шартларда узды, сораулар да күп булды, җаваплар да канәгатьләндерерлек иде, тәнкыйть тә ишетелде.

— Без тәнкыйтьне кабул итә беләбез, — диде Эдуард Мансурович. — Тәнкыйть эшчәнлекне тагын да камилләштерергә булыша гына ул. Әлеге матур очрашуга килүегез өчен ихластан рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да бергә булырбыз дигән ышанычта калабыз.

Булат Зыятдинов, Ак Барс Банк клиенты, «Игенче» хужалыгы җитәкчесе: «Банктан кредитлар рәсмиләштерәбез, хезмәт хакларыбызны әлеге банк аша алабыз, без бик канәгать. Офиска килеп торасы юк, хезмәттәшлекне электрон вариантта гына тормышка ашырабыз. Алай проблемалар туганы юк».

Тәүфыйк Гыйләҗев, «Сорнай» җәмгыяте җитәкчесе: «Әлеге банк белән моңарчы эш иткән булмады, хөрмәт итеп чакыргач килдем, отышлы продуктлар тәкъдим итсәләр, хезмәттәшлек итәргә әзермен».

Наил Гыйләҗев, «Агрохимсервис» җәмгыяте директоры: «Ак Барс Банк оешканнан бирле хезмәттәшлек итәбез. Хезмәт хаклары да карточка системасы белән түләнә. Гомумән, безнең оешманың бөтен акчасы шушы Ак Барс Банк аша йөри. Проблемалар туганы юк, кирәк икән офиска киләбез, кирәк икән хезмәттәшлекне электрон тәртиптә башкарабыз».

ПАО «АК БАРС БАНК». Генеральная лицензия ЦБ РФ № 2590 от 12.08.2015 г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев