Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әлеге чирләр белән контракт буенча хезмәткә алмыйлар

Россия Оборона министры Сергей Шойгуның боерыгы басылып чыкты.

Оборона министры Сергей Шойгуның 506 номерлы боерыгы быелның 7 августында имзаланган. 

Хокук актларының интернет-порталында Оборона министры Сергей Шойгуның боерыгы басылып чыккан. Документ 2023 елның 7 августында имзаланган һәм болай дип атала: «хәрби хезмәткә чикләнгән яраклы дип танылган граждан (чит ил гражданы) мобилизация чорында, хәрби хәл чорында һәм сугыш вакытында Россия Федерациясе Кораллы көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә кабул ителә алмаган авырулар исемлеген раслау турында».

Исемлектә барлыгы — 26 пункт. Биредә башка кешегә йогу ихтималы югары булган чирләр санала — ВИЧ, В һәм С гепатиты, актив туберкулезның барлык төрләре, психоактив матдәләр куллану аркасында психик һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышлар. Шулай ук исемлектә хәрбигә үз бурычларын үтәргә мөмкинлек бирмәгән хроник авырулар саналып китә.

erid: 2Vtzqwgny8L

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9