Ана күңеле шешәдә...
Тәртип бозган балигъ булмаган балаларның, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрнең эшләре балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә даими каралып, аларга чаралар күрелеп тора. Аның чираттагысы бүген, 15 август көнне үтте.
- Әмма бер савыт балга бер кашык дегет җитә... Алай ярамаганын да беләсез, нигә үз тормышыгызны куркыныч астына куясыз. Шушы беркетмә киләчәк тормышыгызга кара тап икәнен ник аңламыйсыз? - дип тәнкыйть утына тотты укучыларны комиссия рәисе Наил Сабирҗанов.
Комиссия утырышларында балаларның гына тәртибе каралмый, ни аяныч, монда эчкече әниләр дә - еш "кунак". Чираттагы утырышта да мондый кунакларның саны шактый иде. Кайчандыр әти-әниләре шушы юлда булганнар бүген үзләре комиссия каршында балаларын тиешенчә тәрбияли алмаганнары өчен җавап тоттылар. Гаиләдә ир эчсә - ярты бәла, хатын эчсә - зур бәла, диләр. Комисия әгъзалары аларга соңгы мөмкинлек бирелүе, ышанычны акламаган очракта балаларын махсус учреждениеләргә озатылуы турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев