Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Армиягә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр арттыралар

Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында чыккан хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләрдә әйтелгән.

Армиягә чакырылыш яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр арттыралар. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында чыккан хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләрдә әйтелгән.

«Хәрби хезмәткә чакырылу турындагы карар хәрби хисапта торучы яки тормаучы, әмма хәрби хисапта торырга тиешле һәм запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атларга карата кабул ителергә мөмкин», диелгән документта.

"Ведомости«га Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов сөйләгәнчә, закон проектын бүген берьюлы икенче һәм өченче укылышларда карарга җыеналар.

Аның сүзләренчә, комитет 21 июльдә икенче укылышка кертелгән төзәтмәләрне караганда, чакыру яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булачак дип карар иткән. Шулай итеп, башлангыч чик элеккечә калачак, чөнки «бик күп егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели», диде Картаполов.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев