Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әтиләр бала тәрбияли?

Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый ял рәсмиләштергән.

Бала карау буенча ялны рәсмиләштерү өчен ата-анага эш бирүчегә декрет ялы бирү һәм түләү билгеләү турында гариза тапшыру да җитә.

"Бала карау буенча ял балага 3 яшь тулганчы бирелә. Әмма айлык пособие бала 1,5 яшькә җиткәнче генә түләнә. Мондый пособиене декретка киткәнче эшләмәгән ата-аналар ала. Максималь пособие күләме уртача хезмәт хакының 40% ын тәшкил итә, ләкин 33,2 мең сумнан артмый, — дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда, аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертеп исәпләнә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бала карау буенча ялны баланың әнисе яки әтисе генә түгел, бабасы, әбисе һәм теләсә кайсы туганы яки опекуны да рәсмиләштерә ала. 

Гаиләдә бер елда ике бала, игезәкләр яисә берьюлы өч бала туган очракта бала карау буенча ялга әти-әниләрнең икесе дә китәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев