Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аучы танышын ялгыш атып үтергән

Бу хәлгә бәйле җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда аучы үзе белән ауга барган танышын атып үтергән. Бу хәлгә бәйле җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча алып барыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Тикшерү фаразлаганча, Татарстанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат 6 декабрь көнне танышы һәм урманчы аучы (егерь) белән ауга китә. Машинада ир-ат мылтыгын контрольгә куймыйча гына тышлыгына кертә башлый. Бу вакытта ялгыш крючокка тиеп китә һәм мылтык атып җибәрә.

Нәтиҗәдә, аның янәшәсендә торган 40 яшьлек ир-ат яралана, ядрә аның күкрәгенә эләгә. Ул хастаханәгә барган вакытта вафат булган. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев