Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласыз кешеләрне салым түләтәләрме?

Россиядә балалары булмаган кешеләргә салым кертергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев шундый фикер белдергән.

«Ир-аттан үзеннән соң нәрсә кала? Менә сине табутка салып алып чыгып киттеләр ди. Нәрсә калдырасың? Беренчесе — исемеңне, икенчесе — балаларыңны. Калганы беркемне дә кызыксындырмый». — дигән парламентчы. Аның әйтүенчә, шул рәвешле җыелган акчаны балалар йортларына юлларга мөмкин булыр иде.

Гурулев шулай ук чайлдфри (аңлы рәвештә бала табарга теләмәү) идеологиясен тыю турында тәкъдимне хуплаган.

Сүз уңаеннан, СССРда 1941 елдан баласыз кешеләргә салым гамәлдә булып килгән. Мондыйлар хезмәт хакының 6 процентын өстәмә рәвештә дәүләткә күчергән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев