Балтач редакциясендә әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү, чисталык мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды
Районыбызда соӊгы вакытта әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү, чисталык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Бу бүгенге көн таләбе, чөнки табигатебез пычранмаса, тирә-ягыбыз чиста, эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз саф булса, безнеӊ яшәеш тә уӊайлы булачак.
Илшат ГАЛИМУЛЛИН - 2002 елдан район финанс бүлеге мөдире урынбасары. 2015 елдан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли.
Наил ГАБДРАХМАНОВ - Югары белемле инженер-механик, Ленин исемендәге күмәк хуҗалык баш инңенеры, энергетиканы рациональ файдалану буенча белгеч булып эшләде. 2014 елдан «Төзекләндерү» җәмгыяте җитәкчесе.
Г. Галиуллина: Балтач район прокуратурасына халыктан төрле мөрәҗәгатьләр керә, алар арасында, чүплекләрне нәрсәгә ябалар, хакимият нәрсә карый, яисә авыл җирлекләре, чүплекләрне эшләтү өчен чара күрми, дигәннәре дә шактый. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр буенча да мөрәҗәгатьләр шактый. Беренчедән, урындагы чүплекләр ачылган вакытта рәсмиләштерелмәгән. Анда чүп җыю, көнкүреш калдыкларын үтильләштерү өчен рөхсәт алынмаган. Димәк, җирлекләрдә чүп җыя торган урыннарга чүп туплау табигатьне саклау законнарын бозуга тиӊләштерелә. Бу бик четерекле мәсьәлә. Шулай ук тарифларныӊ нигезле булуы, су белән тәэмин итү, аныӊ өчен түләүнеӊ вакытында башкарылуы да район прокуратурасы игътибарында.
Р. Гарәфиев: Мин үзем өчен әһәмиятле юнәлешкә тукталыйм әле. Безнеӊ өчен иӊ зур проблема - ул су мәсьәләсе. Таләпләр нигезендә шәхси өйләрдә су счетчикларын куйдырудан башланган идек. Дөрес, аӊарчы да норматив нигезендә су өчен акча алынды. Әмма су тотылышы күләмен тиешенчә билгеләп булмады. Менә хәзер счетчиклар куелгач, тагын бер проблема килеп чыкты. Су кулланучылар тулысынча акча түләмәс өчен счетчикка кадәр яшерен урында аерым су алу мөмкинлеген булдыралар, ягъни законсыз рәвештә кран куеп, суүткәргечкә кушылалар. Счетчик буенча түләү зур да түгел, айга иӊ күбе 400 сумга кадәр чыгарга мөмкин, суны хуҗалыкка китерүнеӊ 1 тоннасы 35 сумнан хисапланыла. Хуҗалыкларныӊ су чыгымнарына түләүләрен анализлап карасак, суны күпләп урлыйлар, дигән нәтиҗәгә киләбез. Бу очракларны киметү максатыннан 5 контролер-тикшерүче алырга мәҗбүр булдык, алар елга 2 тапкыр һәрбер хуҗалыкта булып чыгарга тырышалар. Законсыз куйган краннарны ачыклау эше прокуратура таләпләренә җавап бирә һәм аныӊ өчен хуҗаларга кискен чаралар күрү дә каралган. Таләпләр буенча, «сул кран» куйдыру 64 меӊ сум штраф белән бәяләнә. Без һаман да җәзаны киметергә тырышабыз бит, гаеплеләргә 24 меӊ сум түләттерәбез.
Редактор: Контролерлар шәхси өйләргә кереп суүткәргечләрне тикшереп йөри алалармы, бу законлымы?
Г. Галиуллина: Әгәр дә ике яклы килешү бар икән, бу законлы. Килешүдә тикшерү мөмкинлеге каралган һәм аӊа ике як та кул куйган була.
Р. Гарәфиев: Шәхси йортларга әгәр безне тикшерергә кертмиләр икән, нигә без аӊа су бирергә тиеш соӊ? Әлегә алай эшләгән булмады, әмма мондый хәлләр була кала икән, экскаватор белән трассаны казып, өздереп куярга тиеш булабыз. Штрафын түләп, өзгән һәм ялгаган өчен түләүләр башкарылса, ул тагын 20 меӊ сумга төшәргә мөмкин.
Кемдер, кеше хәленә керергә кирәк бит дияр. Без кеше хәленә болай да керәбез. Кибеттә 1 литр су 35 сум тора, әле аны алып, яртысын эчкәч, ташлыйбыз, ә монда өйгә китерелгән краннан ага торган суныӊ 1 тоннасы өчен 35 сум акча түләргә читенсенәбез. Көнгә тәмәке тартучы 1 кап сигарет тартса, ул кимендә 100 сум тора, ягъни 3 тонна су бәясе. Моны кулланучылар аӊлап китсеннәр иде.
Г. Галиуллина: Кулланучыларда су өчен түлибез дигән фикер яши. Су табигать байлыгы, аныӊ өчен акча алынмый, бары суны кранга кадәр китерү чыгымнарын, күрсәтелгән хезмәтләр өчен тариф нигезендә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев