Балтачта штрафын вакытында түләмәүченең машинасына арест салынды
Балтач районы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафларны түләмәү күңелсез хәлләргә китерүе хакында исегезгә төшерә.
РФ Административ хокук бозулар Кодексында язылган 20.25 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен күләме 1 меңнән дә ким булмаган һәм билгеләнгән штрафның 2ләтә күләмендә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест, ягъни 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
2016 елның 27 июленә Балтач районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 99 административ материал төзеде. Бу эшләрне карау нәтиҗәсендә суд 4 кешене кулга алу, 89 кешегә яңадан штраф салу һәм 6 кешене мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар кабул итте.
2016 елнын 5 гыйнварыннан бирле 30000 сум штрафын түләмәгән бер кешенең транспортына арест салынды һәм вакытлыча махсус куеп тору урынына урнаштырылды.
Мондый күңелсезлекләргә очрамас өчен Балтач районы ЮХИДИ идарәсе барлык йөртүчеләр һәм транспорт хуҗаларына штрафларны вакытында түләп барырга тәкъдим итә.
Балтач районы ЮХИДИ идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев