Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта малларны рәнҗеткән өчен берәүне җинаять җаваплылыгына тарттылар

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

РФ ҖК 245 маддәсендә хайваннарга, малларга карата рәхимсез мөгамәлә өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Норма авылында яшәүче бер кеше йорт хайваннарын ризыктан һәм судан мәхрүм итә. Быелның 20нче мартыннан 10нчы апреленә кадәрге чорда ул 5 баш сыер, 2 баш бозауны ашатмаган һәм су бирмәгән. Озак ач торгач, хайваннар үлә.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Татарстан Республикасы Балтач район суды тарафыннан гаепләнүче Ш. РФ ҖК 245 маддәсенең 2 өлеше «д» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла һәм аңа дәүләт кеременә хезмәт хакының 10% тотып, 1 елга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнә.

Шәмсетдинова М. Ш.

 Балтач районы суды секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев