Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Башкарма комитет җитәкчесе ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган

Тикшерүчеләр мошенниклыкның өстәмә эпизодларын ачыклауны дәвам итә.

Татарстанда Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Аңа карата «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарганда, Мөслим авылында дүрт Сабан туе бәйрәмен үткәргәндә сәүдә палаткаларын урнаштырган өчен, Ильясов үз кул астында эшләүчеләр аша эшкуарлардан законсыз рәвештә акча җыюны оештырган.

Нәтиҗәдә, ул эшкуарлардан ким дигәндә 41 мең сум акча алган.

erid: 2Vtzqwgny8L

Тикшерүчеләр мошенниклыкның өстәмә эпизодларын ачыклауны дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт

erid: 2Vtzqv1AZW9