Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белми калма: 8-17 яшьлек балалар өчен айлык акчалата түләү турында

Балтач Пенсия фонды идарәсе 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне гамәлгә ашыру вакыты турында хәбәр итә.

8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне беренче түләү аны билгеләгәннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча башкарыла. Аннан соңгы түләүләр түләнергә тиешле айдан соң килүче айның 1 числосыннан 25 числосына кадәр башкарыла. Әгәр беренче түләү май аенда, билгеләнгән айдан 2022 елның 31 маена кадәрге  вакыт өчен башкарылса, киләсе июнь ае өчен түләү кредит оешмалары аша – 3 июльдә башкарылачак, ләкин күрсәтелгән дата ял (бәйрәм) көне белән туры килгән очракта түләү алдагы эш көнендә башкарылачак; федераль почта элемтәсе оешмалары аша – 5-24 числоларда, яшәү урыны буенча илтеп җиткерү графигы буенча.

Шуңа бәйле рәвештә, әгәр беренче түләү июнь аенда, билгеләнгән айдан 30 июньгә кадәрге вакыт өчен башкарылса, июль ае өчен киләсе түләү, җиткерү юлына карап: кредит оешмалары яки федераль почта элемтәсе оешмалары аша август аенда билгеләнгән срокта башкарыла.

«Түләү вакытына килгәндә, гаризаны карау 10 эш көне, ә аерым очракларда максималь вакыт – 30 эш көне дәвам итә (Пенсия фондына ведомстволардан җаваплар килү вакыты). Түләүне башкаруны баш тарту турында хәбәрнамә 1 эш көне эчендә җибәрелә. Акча түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнелә», — дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев