Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер ир-ат төзек булмаган кар чистарту машинасы өчен акчасын кире кайтаруга ирешкән

Сәүдә йорты җитәкчелеге исә гаеп бездә түгел, кар чистарту машинасын ваткансыз дип белдерә һәм, сервис үзәгенә җибәреп, аны ремонтлатып кайтара.

Быелның кышы сюрпризларга бигрәк бай булды шул. Кары да хәйран яуды, мәшәкатьләрне дә мулдан өйде. Шуңа күрә хезмәтләрен җиңеләйтергә теләп, кар чистарту машиналары сатып алырга теләүчеләрнең дә саны башка елларга караганда күбрәк булган. Интернет челтәрендәге саннар дөрес «сөйләсә», Россиядә аларга ихтыяҗ 361 процентка арткан икән. 

Кукмарада яшәүче Раиф та (исеме үзгәртелде) көннәрдән беркөнне шундый техника сатып алырга уйлый. Чөнки һөнәре кул көче белән бәйләнгән, сменада эшләп кайтканнан соң да, физик эш файдалы дигән булып, көрәк белән кар көрәргә чыгарлык түгел.

Ул әлеге техниканың бензин белән эшли торганын сайлый. Әмма, ни хикмәт, 50 мең сумга алынган машинаның гына кабынып, келтер-келтер итеп эшләп китәсе килми. Ниндидер ят тавышлар чыгара, сүнә. Раиф, янәдән кибеткә барып, бу турыда аның администрациясенә җиткерә.

Сәүдә йорты җитәкчелеге исә гаеп бездә түгел, кар чистарту машинасын ваткансыз дип белдерә һәм, сервис үзәгенә җибәреп, аны ремонтлатып кайтара. Гәрчә, алар, иң беренче нисбәттә, ремонтлатырга түгел, ә техниканың сыйфатын, ягъни ни өчен эшләмәвен ачыкларга тиеш булсалар да. Әле җитмәвенә ремонтлаган өчен акча да таләп итә. 

Раиф бу очракта дөрес юл сайлый: акча түләми, ә үз хокукларын якларга теләп, гаделлек эзләп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә. Инспекциянең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдиновка әлеге хәлне өйрәнеп, аңа Казандагы бәйсез булмаган экспертизага барып, техниканың сыйфат тикшерүе (проверка качества) уздырырга кирәклеген әйтә. 

Бәйсез эксперт тикшергәннән соң, үз фикерен белдерә: кар чистарту машинасы заводта сыйфатлы итеп җыелмаган (заводской брак). Димәк, Раифның әлеге техниканың дөрес эшләмәвенә бернинди дә катнашы юк. Раиф, сату-алу килешүен өзеп, техника акчасын кире кайтарту һәм бәйсез экспертизага түләнелгән сумманы алу өчен, сәүдә йорты администрациясе исеменә инспекциянең Арча территориаль органы белгечләре ярдәмендә дәгъва яза. 

Әмма сәүдә йорты администрациясе генә тиз арада акча кайтарырга ашыкмый, теге яки бу сәбәп белән суза килә. 
Раиф янә Илшат Бәдретдиновка мөрәҗәгать итә һәм аның ярдәме белән җәмәгатьчелек судына гариза яза. Гаризада сәүдә йорты җитәкчелеге акчаны кире кайтара калган очракта судка кадәр үк үзара килешү булачак, дигән пункт та өстәлгән була. Гаризаларның берсе — судка, күчерелмәләре республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына һәм сәүдә йорты администрациясенә тапшырыла. 

Нәтиҗәсе икенче көнне үк ачыклана: Раифның банк картасына сәүдә йортыннан тиешле сумма күчерелә.

«Көчемне шушының кадәр әрәм итәсемне белгән булсам — кар чистарту машинасына борылып та карамаган булыр идем. Әмма, шөкер, гаделлек булды: дөреслек өскә калкып чыкты», — ди Раиф.

фото: «Татар-информ» МА

Лилия Нургалиева

Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-ber-ir-at-tozek-bulmagan-kar-cistartu-masinasy-ocen-akcasyn-kire-kaitaruga-ireskan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев