Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер ир наркотиклар сөреме астында коточкыч җинаять кылган

Тикшерүчеләр гаеплене эзләп тапкан

Башкалада бер кешене үтергән, икенчесен яралаган өчен бер ирне 16 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитетында хәбәр итәләр. Шулай ук суд җинаятьчедән мәрхүмнең туганнарына 1,3 миллион сум компенсация түләттергән.

Аларның мәгълүматлары буенча, җинаять узган елның 26 апрелендә кылынган. Ул көнне хөкем ителүче наркотиклар сөреме астында булган. Фатирында ул күршеләреннән тавыш ишетә һәм аны фатирдан түбәнрәк катта чыга дип уйлый. Ир хуҗалар белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга ниятләп, балкон аша шушы фатирга төшә. Анда ул беркемне дә тапмый һәм подъездга чыга. Подъездда 86 яшьлек күршесе белән низаглаша, аңа үтерү белән яный һәм хәтта кулына пычак белән чәнчи.

Шуннан соң, хөкем ителүче янә чит фатирга әйләнеп кайта, балконнан 71 яшьлек хатын-кыз яшәгән күрше фатир лоджиясенә керә, Хөкем ителүчене күреп, ханым аның торагына законсыз үтеп керү уңаеннан канәгатьсезлек белдерә башлый, моңа җавап итеп, җинаятьче зыян күрүченең башына берничә тапкыр суга, шуннан соң аны буа, ә аннары башына пычак кадый.

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, хатын шунда ук үлгән, ә әлеге бәндә качкан. Тиздән тикшерүчеләр гаеплене эзләп тапкан.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-03/balkonnan-tep-kerg-n-d-2713480

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев