Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер укучы мәктәпкә пычак белән килгән

Укытучылар полиция чакырткан.

Казанның 39нчы мәктәбенә бер укучы пычак белән килгән. Укытучылар полиция чакыртырга мәҗбүр булган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, өченче сыйныф укучысы мәктәпкә пычак алып керә алган. Тәнәфес вакытында ул аны чыгарган. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, баланың начар нияте булмаган, ул бары тик сыйныфташлары алдында пычагы белән мактанырга гына теләгән.

Укучының яшьтәшләре курыккан һәм укытучыларга сөйләгән. Укытучылар полиция чакырткан.

Бала белән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар сөйләшә, укучының пычагын алганнар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев