Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бүгеннән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгыз гына автомобиль салонында калдырырга ярамый.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керә, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгызларын гына автомобиль салонында калдырырга ярамый. Калдырылган машинада 7 яшькә кадәрге ялгыз бала булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартачак.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы белән йөртергә рөхсәт ителә. Кече яшьтәге балаларны махсус утыргычта йөртү мәҗбүри. Шул ук вакытта 12 яшьтән кече балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртү рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250