Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Биш балага нинди акча каралган?

Биш бала үстергәннәргә нинди ташламалар каралган? Түләүләр элек бала тапкан әниләргә дә кагыламы?

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан:
— 2005 елдан Татарстанда “Ана даны” медале гамәлгә кертелгән. Бу дәүләт бүләген биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга бирергә мөмкиннәр. Моның өчен Россия гражданы булу, Татарстанда кимендә биш ел яшәү кирәк. “Ана даны” медале белән бергә хатын-кызга бер тапкыр акчалата бүләк тә каралган. Медальгә дәгъва кылырга җыенган кеше теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, кирәкле документлар җыярга тиеш. Медаль бирелгәндә олы баланың балигълык яшенә җитмәве һәм бишенче балага өч яшь тулуы шарт.
Биш баласы булганнар күп балалы гаиләләргә каралган барлык ташламалардан файдалана ала, әйтик, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 30 %ка кадәр субсидия; гомуми белем һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы яшүсмерләргә юл чыгымын каплауга субсидия каралган. Гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта, балага ай саен 16 яшь тулганчы пособие, балага 3 яшь тулганчы дарулар сатып алуга 5 мең сум акча, балалар бакчасына түләү өчен 100 % компенсация каралган. Биш баласы булган әниләр пенсиягә иртәрәк — 50 яшьтән чыга ала.

Теркәлү урыны буенча пенсия һәм социаль яклау бүлекләрендә ташламалар турында тулырак ачыклый аласыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев