Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Электрон паспортларны кайчан бирә башлаячаклары билгеле

Россиялеләргә электрон паспортларны 2023 ел башыннан бирә башлаячаклар.

Юридик күзлектән караганда, электрон мәгълүмат бирүче паспорт гамәлдәге кәгазьдәге кебек үк статуска ия булачак, дип аңлатты Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарә башлыгы Валентина Казакова.

Беренче этапта кимендә 100 мең электрон паспорт чыгару планлаштырыла, әмма төгәл сан гражданнарның теләкләренә бәйле булачак, дигән Казакова РИА Новости басмасына.

Ведомствода аңлатуларынча, электрон документта ике кул бармакларының эзләре һәм электрон имза булачак. Электрон имза кеше ихтыяры буенча өстәлә. Моннан тыш, электрон паспортның QR-кодлы мобиль кушымтасы да булачак. Төп документ урынына аны да хөкүмәт билгеләгән кайбер очракларда файдаланып булачак.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон паспорт