Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 7,5 процентка арттыру турында закон кабул ителде

Россиядә яшәүче 32 миллионнан артык кешенең пенсиясе артачак.

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнә. Бу закон бүген Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде. Парламентның түбән палатасы Телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин искәрткәнчә, бу эш Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башкарыла. Россиядә яшәүче 32 миллионнан артык кешенең пенсиясе артачак, дип яза «Татар-информ».

Киләсе елга бюджет проектында түләүләрне арттыру каралган, дип өстәде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев