Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эшсезләргә пособиене арттыралар

Эшсезлек буенча пособие күләме соңгы елларда беренче тапкыр индексацияләнәчәк.

Киләсе елда эшсезлек буенча пособие 7,3 процентка артачак, дип белдергән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышында.

–  Эшсезлек буенча пособие күләме соңгы елларда беренче тапкыр индексацияләнәчәк. Элек бу пособие ел саен индексациягә бәйле булмаган рәвештә билгеләнә иде, хәзер бу законда каралган, — ди ул.

Шулай итеп, түләүләрнең максималь күләме 14 742 сум тәшкил итәчәк, дип белдерә министр. Пособиенең максималь күләменә даими эшләгән, әмма керемсез калган гражданнар дәгъва итә ала. Минималь күләм элек рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, озак вакыт даими эшләмәгән яки җитди сәбәпләр аркасында эштән куылган кешеләргә билгеләнә, дип яза «Шәһри Казан».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие