Хезмәт

Балтач районы

18+
Кеше һәм закон

Салым буенча бурычлар җыелыр чак (+фоторепортаж)

Бүген район Советының утырышлар залында салым бурычларын җыйнау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды.

- Төрле форма салымнар җыйнау башланып китте. Моңарчы булган бурычларны җыю да катгый куелды. Әлегәчә йөргән кебек сузып йөрүләр булмаячак, - дип сүзен башлады Рамил Илдусович.
Авыл җирлекләрендә салым органнарына бурычлары булган кешеләр байтак булып чыкты. Салым органы, прокуратура һәм район приставлары белән сөйләшеп, бу проблемадан котылу юллары эзләнде. Салымнарын вакытында түләмәүчеләргә карата катгый чаралар күрелергә тиеш диелде.

Бүгенге көндә Балтач районында яшәүче яки районыбызда теркәлгән генә кешеләрнең салым органнарына 5 миллион сумнан артык бурычы бар. Бу күп еллар качып йөрүчеләр хисабына җыелган сумма, дип искәртте Рамил Шакиров. Аларны түләттерү турында суд карары чыккан кешеләр белән суд приставлары шөгыльләнә. Андыйларның милкенә арест та салынырга мөмкин. Ә калганнары белән авыл җирлеге башлыклары үзләре эшли. Алар һәрберсе белән очрашып, бурыч җыелуның сәбәпләрен ачыклый, түләнмәгән очракта, тискәре нәтиҗәләргә китерәчәген аңлата. Алай да салым түләүдән качып йөрүчеләр, әлеге эшне кирәккә санамаучылар да бар арада.

Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов республика берләштерелгән бюджетына салым түләүләре буенча бурычларны бетерү буенча төгәл план эшләргә кирәк дигән иде.

Шуңа таянып ул ведомствоара комиссия төзергә кушты, бу комиссия Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым түләүләре буенча бурычларны каплау мәсьәләсен даими рәвештә тикшереп торырга тиеш иде. Әлеге эш безнең районда да оешкан төстә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250