Хезмәт

Балтач районы

18+
Кеше һәм закон

Гыйбадәт кылырга килгән хатын-кызның баласын урлаганнар

Узган шимбәдә Түбән Кама районында берәүнең 9 айлык баласын урлаганнар. Җинаять кылучыны тотканнар инде. Ул 40 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 24 сентябрь иртәсендә Оксана Кузнецова исемле хатын-кыз Түбән Кама районы Олы Афанас авылындагы гыйбадәтханәгә килә. Караучысыз калдырылган бала арбасындагы 9 айлык сабыйны күрә һәм аны үзе белән алып, качып китә. Кызының юкка чыгуын күреп алган әни кеше тиз арада полициягә хәбәр итә. Ә үзе гыйбадәт кылырга килгән берәүнең машинасы белән карак хатын-кызны куып китә. Угрыны чиркәүдән ерак түгел урында тоткарлыйлар, Оксана Кузнецова үз гаебен таныган, әлеге гамәлен баланы ошатып өлгерүе белән аңлаткан.
Тикшерү эше дәвам итә.
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250