Кеше һәм закон
Хезмәт хакын аласыңмы?
Яңа елның да бер ае узып китте. Әмма районда эшче-хезмәткәрләренә узган ел өчен дә хезмәт хакы түләп бетермәгән оешма-предприятиеләр бар.
Район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру Советы февраль аенда моның буенча мониторинг үткәрә. Әгәр сез эшләгән оешмада хезмәт хакы вакытында түләнми икән 2-44-76 телефоны аша Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәритовна Гариповага, яисә 2-62-44 телефоны аша Балтач район покуроры Зөфәр Мәүлетович Абитовка мөрәҗәгать итә аласыз.
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча эшләп килүче Советка түбәндәге адреслар буенча куелган «Ышаныч ящиклары»на да язып салырга мөмкин: Район башкарма комитеты бинасы, Ленин урамы 42нче йорт 1нче кат. Район үзәк хастаханәсе бинасы, Ленин урамы, 1нче йорт. «Универмаг» сәүдә үзәге, Ленин урамы, 57(а)нче йорт.
Фото: http://kprf.perm.ru/novosti/raznoe/samaya-bolshaya-zaderzhka-zarplatyi-v-prikame-na-obrabatyivayushhih-predpriyatiyah/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев