Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа канун әзерләнә. Салымнан азат итәрләрме?

Канун проекты депутатлар, сенаторлар һәм президент тарафыннан хупланган очракта, яңа норма 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Россия Дәүләт Думасында 30 мең сумнан түбән хезмәт хакы алган россиялеләр өчен салымнан (НДФЛ) азат итү турындагы канун проектын әзерлиләр. 

Мондый чара илнең икътисадын үстерергә мөмкинлек бирәчәк, дип фикер йөртә канун авторлары.

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары айлык кереме 30 мең сумнан кимрәк булган россиялеләр өчен физик затларның керемнәренә салымны бетерү турында канун проектын (НДФЛ) эшләгән һәм аны карау өчен депутатларга кертәчәкләр. Бу хакта ТАСС яза.

Шул рәвешле, Россия Салым Кодексының 217 маддәсенә төзәтмәләр кертү планлаштырыла, аның нигезендә «30 мең сумнан азрак керемле кешеләр НДФЛ буенча нуль ставкасына ия булачак». Канун проектын төзүчеләр бу чара кешеләрнең финанс иминлеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк дип саный. Бу категория гражданнар өчен НДФЛны бетерү аларга гаилә бюджетын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ди ЛДПР депутатлары.

Хәзерге вакытта Россиядә еллык кереме биш миллион сумга кадәр булган гражданнар өчен НДФЛ күләме 13 процентка, бу күрсәткечтән югарырак акча эшләүчеләр өчен ул 15 процентка тигез. Канун проекты депутатлар, сенаторлар һәм президент тарафыннан хупланган очракта, яңа норма 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев