Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшь ярымга кадәрге баланы тәрбияләү буенча пособие күләмен арттыру мәсьәләсен карыйлар

Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин бу мәсьәләне киләсе елның 1 гыйнварына кадәр карарга кушкан.

Россия Хөкүмәте яшь ярымга кадәрге баланы тәрбияләү буенча пособие күләмен арттыру мәсьәләсен карый.

«РБК» мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта түләү күләме ата-ананың уртача хезмәт хакының 40 процентын (әмма 49,1 мең сумнан артмаган күләмдә) тәшкил итә. 2025 елда аны 10 процентка арттырып, 50 процентка җиткерү, 2026 елда тагы 10 процентка арттыру күздә тотыла.

Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин бу мәсьәләне киләсе елның 1 гыйнварына кадәр карарга кушкан.

Иҗтимагый палатаның Демография, гаиләне, балаларны һәм гаиләдәге традицион кыйммәтләрне саклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко әйтүенчә, кайбер илләрдә декрет ялында утыручыларның пособие күләме ялның озынлыгына бәйле. Ял кыска икән — хезмәт хакының 100 проценты, озаграк икән — азрак проценты түләнә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев