Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Язгы чакырылыш, контракт нигезендә хезмәт итү хакында

Хәрби исеме, вазыйфасына һәм хезмәт иткән еллар санына карап аена 204 мең сумнан башлап хезмәт хакы түләнә.

1 апрельдән хәрби хезмәткә чакырылыш башланды. 24 апрель көнне исә беренче озату булды.

- 4 егет чакырулы иде, шуның өчесе  армия сафларына китте. Бүгенге көндә алар җыелу пункытында, - диде Балтач район хәрби комиссары Васил Вәлиев район Советының утырышлар залында узган киңәшмә барышында.

Хәрби комиссар шулай ук контракт нигезендә хезмәт итү, аның шартлары белән таныштырды.

 

Контракт нигезендә хезмәт итү өчен: 

1. Документларны сайлап алу пунктына яки хәрби комиссариатка үзегез барып, почта яки телефон аша тапшырырга мөмкин.

2. Минобороны России сайтында ( службапоконтракту.рф) гражданинның шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин.

3. Госуслуги.рф бердәм дәүләт порталында “Стать добровольцем или контрактником» электрон сервис аша тапшырырга мөмкин.

 

Контракт буенча кайнар линия телефоны – 117.

 

Кандидатларга таләпләр:

  • 18 яшьтән алып;
  • сәламәтлеге буенча яраклы.

 

Ниләр эшләргә кирәк?

1. Документларны сайлап алу пунктына яки хәрби комиссариатка тапшырырга.

2. Сайлап алу пунктында психолог белән әңгәмә үтәргә.

3. Хәрби комиссариатта медицина тикшерүе узарга.

4. Барлык чараларны да үткәч, яраклы дип танылгач, хезмәт урынына китәргә боерык алып, хәрби частька барырга.

5. Хәрби часть белән контракт төзергә.

 

Нинди документлар кирәк?

  • автобиография һәм анкета (формасы службапоконтракту.рф сайтында)
  • паспорт;
  •  военный билет (әгәр булса);
  • язылышу турында таныклык, балаларның туу турында таныклыгы (әгәр булса);
  • белем турында документ.

 

Контракт 1, 3 һәм 5 елга төзелә.

 

Контракт буенча хезмәт итүчегә түләү тәртипләре:

* 1 ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 195 мең сумлык түләү.

 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди түләүләр каралган?

* хәрби исеме, вазыйфасына һәм хезмәт иткән еллар санына карап аена 204 мең сумнан башлап хезмәт хакы түләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: контракт