Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике дусны кибет баскан өчен колониягә озатканнар

Ике дус үз гаепләрен таныган, кылган гамәлләренә үкенүләрен дә белдергән, әмма зыянны капламаган

Тукай районында суд 20 һәм 24 яшьлек ике яшь кешене урлауда гаепле дип тапты һәм аларга җәза билгеләде. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, 2024 елның июнендә яшьләр Тукай районының Круглое Поле, Старые Ерыклы һәм Новотроицкое бистәләрендәге кибетләргә үтеп кергән һәм 360 мең сумнан артык бәядәге тәмәке урлаган.

Ике дус үз гаепләрен таныган, кылган гамәлләренә үкенүләрен дә белдергән, әмма зыянны капламаган, дип яза Татар-информ.

Суд аларны ике ел һәм 6 айга ирекләреннән мәхрүм итеп гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрергә дип карар чыгарган. Моннан тыш, алар зыянны компенсацияләргә тиеш. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев