Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүне кемнәр алачак?

Татарстанда 295 ветеран Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары  апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

«Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул чираттагы тапкыр якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларга, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

erid: 2Vtzqwgny8L

Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан түләү Татарстан Социаль фондында булган мәгълүматлар нигезендә  бирелә. Ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9