Инвалидлыгы булган балаларның ата-аналары һәм опекуннары пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия
Опекуннар өчен пенсия яше опекунлыкның һәр ел ярымы өчен бер елга кими, әмма пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирә торган еллар саны гомуми алганда биш елдан арттырылмый.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, инвалидлыгы булган балаларның ата-аналары һәм опекуннары пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия.
Инвалидлыгы булган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерү хокукына әти-әниләрнең берсе ия: баланың әнисе пенсиягә — 50 яшьтә, әтисе — 55 яшьтә чыга ала.
Опекуннар өчен пенсия яше опекунлыкның һәр ел ярымы өчен бер елга кими, әмма пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирә торган еллар саны гомуми алганда биш елдан арттырылмый. Гаиләдә инвалидлыгы булган берничә бала тәрбияләнгән очракта бу хокуктан, балаларның һәркайсына аерым документлар рәсмиләштереп, ата-аналарның икесе дә файдалана алачак.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен кирәкле шартлар:
1. МСЭ органнарының баланы инвалид яисә балачактан инвалид дип тануы;
2. Инвалидлыгы булган баланы 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү;
3. Хатын-кызлар өчен — 15 ел, ир-атлар өчен — 20 ел иминият стажы булу;
4. 2024 елга кимендә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты туплау;
5. Опекунлыкны бала 8 яшькә җиткәнче билгеләү (опекуннар өчен).
Инвалидлыгы булган балаларны карау чоры иминият стажына кертелә. Бала караган һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев