2013 нче елның декабрендә РФ хөкүмәте тарафыннан наркотик һәм психотроп
матдәләр әйләнешенә кагылышлы актларга үзгәрешләр кертелде. Анда аңлатылганча, кодеинлы препаратларга бәйле кагыйдәләр үзгәрмәгән һәм шулай ук барлык төр тикшерүләр дә үз көчендә калган. Аз күләмдә кодеины булган дару препаратлары, ягъни «Седалгин»,«Пенталгин», «Терпинкод», «Коделак фито» махсус бланкларга язылган рецептлар буенча гына бирелергә тиеш. Шулай ук аз күләмдә фенобарбиталы булган дару препаратларын даруханәдән җибәрүгә кагылышлы таләпләрне дә карап үтик.
Махсус бланкларга язылган рецептлар буенча түбәндәге дарулар бирелә: «Паглюферал 1», «Паглюферал 2», «Паглюферал 3», «Беллатаминал», «Пенталгин-Н», «Квинталгин», «Пи- ралгин», «Седал-М», «Седальгин-Нео», «Тетралгин», «Нео- Теофедрин», «Теофедрин-Н». Ә «Андипал», «Валокордин», «Корвалол», «Валосердин» рецептсыз да җибәрелә. Даруханәләрдә кайбер төр препаратларны сатуга катгый таләпләр куелса да, районыбызның аерым бер эшмәкәрләре аңа буйсынмый, даруларны рецептсыз җибәрә. Алар: 2012 нче елда «Сихәт», «Авиценна», «Шифа» даруханәләре, ә 2013 нче елда шәхси эшмәкәр Р.Зиятдинова. Таләпләрне бозган өчен даруханә җитәкчеләре һәм фармацевтлар административ җаваплылыкка тартылдылар һәм төрле күләмдә штраф түләделәр. Законнарның үтәлешен прокуратура хезмәткәрләре һәрдаим тикшереп тора һәм аларны бозучыларга карата төрле чаралар кулланыла.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев