Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кәкре каен ник аумый?

Соңгы вакытта телефон аша «хокук саклау органнары» хезмәткәрләре исеменнән мошенниклык гамәлләре кылу очраклары еш була башлады.

Кырыкалдарлар ятьмәсенә эләгүчеләр турында гәзитләр һәм телевидение аша сөйләп, шул исәптән без дә «Хезмәт» газетабызда язып торсак да, бу капкынга эләгүчеләр җитәрлек. Ә мошенниклар исә алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгарып тора.

Кыскасы, телефон, интернет, социаль челтәрләр аша акча үзләштерү, талау бүген иң кулай ысулларның берсенә әверелде. Бу турыда өлкән юстиция киңәшчесе, район прокуроры Илдар Гайнуллин белән әңгәмә кордык.

— Илдар Гомәрович, кемдер алданган икән, акчасыннан колак каккан икән дигән хәбәрләр ишетелеп торса да, бу безнең үзебезгә, якыннарыбызга, безнең районга бөтенләй кагылмый кебек тоела. Бу чынбарлыкта ничек?

— Кызганыч, чынбарлык без уйлаганга караганда күпкә икенче төрлерәк шул. Соңгы берничә айда районыбызда булган мисалларны китереп узам.

Узган елның 20 июленнән 9 августына кадәр райондашыбызга Телеграм-каналында криптовалюта өлкәсендә керем алырга тәкъдим ителеп, риза булганнан соң, керемне арттыру максатынннан акча күчерүен сорыйлар. Җыйган акчаларын, банк-лардан алган кредитларын интернеталдарларга җайлап күчерә торгач, бу райондашыбыз 4 миллион 26 мең 87 сум акчасыннан колак кага.

3 октябрь көнне берәү ватсап мессенджерын кулланып, ялган исем аша балыкчылар өчен Gldiator E380S көймәсе сату турында хәбәр куя. Райондашыбыз бу көймәне сатып алырга теләген белдереп, ялган сатучы белән элемтәгә керә. Ул, үз чиратында, телефон номерына бәйләнгән МТС Банк счетына акчаны күчерүне сорый. Көймәдә йөрергә хыялланган балыкчы үзенең Сбербанк картасыннан 24 614 сум күләмендә акчасын күчерә һәм товарны көтә башлый. Әмма, көтү бушка булып чыга.

2023 елның 16 августында «Авито» сайтында мини трактор сату буенча белдерү урнаштырыла. Ноябрь ае башында райондашыбыз бу белдерүгә кызыгып, сатучы белән элемтәгә керә. Анысы, үз чиратында, «Сбербанк» картасына алдан 200 мең сум акчаны күчерүне сорый. Берни начарлык уйламаган райондашыбыз бу акчаны күчерә һәм бары соңыннан гына алдакчылар кармагына эләккәнен аңлый.

Менә бу елның 22 һәм 23 гыйнваренда, шәхесе ачыкланмаган берәү, үзен Россия Үзәк Банкы хезмәткәре дип таныштырып, райондашыбыз белән телефон аша элемтәгә керә. Аңа «Сбербанк» банкасында саклана торган счетларындагы акчаларын урлау мөмкинлегенең зур булуын һәм урлауга чик куяр өчен ул акчаларны сакланган счетларга күчерергә кирәклеген җиткерә һәм моңа инандыра. Бу алдарга ышанган райондашыбыз «Сбербанк» банкоматы аша 1 миллион 245 мең сум акчасын шәхесе ачыкланмаган кешенең исәп-хисап счетына күчереп куя. Һәм шуның белән вәссәлам...

Кызганычка каршы, бу исемлекне бик озак дәвам итеп булыр иде, чөнки алданганын белгертмәс өчен, суммасы күп түгел әле, дип күпләр алдану турында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп тормыйлар.

— Кырыкалдарлар тагын нинди юллар белән безне кәкре каенга терәтәләр соң? 

— Әйе, мошенниклар алдау өчен нинди генә ысулларны кулланмый, нинди генә яңа төрләрен уйлап чыгармыйлар. Шуларның чагыштырмача яңа, әмма зур тизлек белән таралып баручы берничәсенә тукталып китик.

Соңгы вакытта товарларны интернет кибетләр аша алу киң таралды. Бу очракта, товарларны ярты бәядән генә тәкъдим итүче онлайн сервислар эшләргә мөмкин. Популяр булган интернет кибетләрнең бер үк исемдәге игезәк сайты булдырыла һәм товар бәясенең арзанлыгына кызыгып, сатып алучы бу ялган сайтта теркәлә һәм акча күчерү өчен үзенең банк счетларының номерларын тулысы белән кертә. Нәтиҗәдә, счетта булган барлык акчалардан колак кагасың.

Шулай ук райондашларга банклардан килгән төрле СМС хәбәрләргә игътибарлы булырга кирәк. Сезнең банкның игезәк сайты аша авторизация узарга кушарга мөмкиннәр, ә бу логин һәм парольләрне кулланып эшләнелә, нәтиҗәдә, мошенниклар кешенең барлык финансларына хуҗа булалар.

Якыннарыгызның, та-нышларыгызның социаль челтәрдәге битләре аша кереп, абонентка шалтыратканда, исем-фамилия белән генә эндәшеп калмый, ә хәтта сезнең туганыгызның тавышы белән ватсаптан акча сорап смс хәбәрләр җибәрергә дә мөмкиннәр. Хәзерге заманда төрле компьютер программалары нигезендә телефон аша балагыз, туганыгыз тавышы белән сөйләшү берни тормый, хәтта аның телефон саннарын чыгарып, кыска хәбәрләр җибәреп тә була.

Хәбәрнең, үтенечнең дөреслегенә инанмый торып, нинди дә булса гамәл кылырга ашыкмаска кирәк. Телефонга килгән шикле сылтамаларны да ачмавыгыз хәерле. Эшләп тапкан акчагызны ватсап яки башка төрле социаль челтәрләр аша сораган «танышыгызга» җибәргәнче, шалтыратыгыз, ачыклагыз, нәкъ менә ул ярдәм сораганына инаныгыз.

Төрле авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм сорап, балаларга катлаулы һәм кыйммәтле операцияләр ясатырга дип, төрле ялган хәйрия фондлары булдырып, алдалап, зур суммада акчалар җыю да киң таралган. Ял итәргә арзан бәядән туристик путевкалар алу мәсьәләсе дә ялганга корылган булырга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстанда укулар, төрле курслар уздырабыз, дип акча туп-лаган блогерларга, ялган путевка сатып, акча үзләштерүчеләргә карата ачылган җинаятьләр шуны дәлилли.

Соңгы вакытта телефон аша «хокук саклау органнары» хезмәткәрләре исеменнән мошенниклык гамәлләре кылу очраклары еш була башлады. Бу юлы телефонның икенче ягында кырыкалдарлар үзләрен полиция хезмәткәрләре итеп таныштыралар. Гадәттә Мәскәү шәһәреннән шалтыратабыз, дип мөрәҗәгать итәләр. Сезнең исем-фамилиягезне, тору һәм эшләү урыныгызны да белеп сөйләшергә мөмкиннәр. Каушап калып, мошенникларга ышанырга ашыкмагыз, чөнки андый мәгълүматларны чынлап та табарга мөмкиннәр.

Сез яисә сезнең исемнән зур суммада финанс операцияләр башкарылган, яисә җинаять эшен тикшерү вакытында сезнең акчаларыгызны банк хезмәткәрләре тиз арада үзләштерәчәкләр, дип сезне ышындырырга тырышырлар. Ышанмагыз!! Бер вакытта да шәхси мәгълүматларыгызны телефон аша бирмәгез. Нинди генә очракны мисалга куеп сезне ышандырырга тырышсалар да. Әгәр шундый шалтырату булып, телефоныгызны алып сөйләшкәнсез икән, кичекмәстән трубкагызны куегыз. Полиция хезмәткәрләре бер вакытта да андый сораулар белән телефоннан мөрәҗәгать итмиләр.

— Кырыкалдарлар турында кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк соң?

— Сезнең банк счетларыгыз һәм карталарыгыз аша шушындый күңелсез хәлләр килеп чыккан икән, иң беренче булып, үзегезнең банкка шалтыратырга кирәк, аларның телефоннары пластик карталарда, банкоматларда язылган. Шулай ук үзегез яши торган җирлекнең полиция бүлегенә шикаять белән мөрәҗәгать итү сорала. Төрле сайтлар аша күңелсез хәлләр килеп чыккан икән, бу очракта Роскомнадзорга хәбәр юлларга кирәк. Шулай ук Яндекс, Гуглда бу очракта, сезне алдаган сайтларның эшен туктатырга мөмкиннәр.

— Социаль челтәрләр аша алдау киң таралган, дибез. Мошенник-ларга нинди дә булса җаваплылык каралганмы соң?

— Россия кануннары кысаларында интернетмошенникларга Җи-наять Кодексының 159 маддәсенең 6 өлешенә нигезләнеп, китерелгән зыян 2500 сумнан арта икән, җинаять эше кузгатыла. Бу эшләгән җинаятьләр өчен 120 мең сумга кадәр административ штраф, 360 көн мәҗбүри эш, бер елга кадәр төзәтү эшләре, ике елга кадәр ирекне чикләү, дүрт айга кадәр кулга алу һәм ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр җинаять эше алдан сөйләшенеп, берничә кеше тарафыннан бергәләп эшләнгән икән, бу очракта 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

— Кырыкалдарлар җинаяте корбаны булмас өчен безгә нинди киңәшләр бирәсез?

— Иң элек, паникага бирелмәгез, акча җыя башларга ашыкмагыз;

— якыннарыгыз хакында сүз бара икән, ничек булса да алар белән элемтәгә керергә тырышыгыз;

— кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез;

— беркайчан да акчагызны таныш булмаган кешеләргә тапшырмагыз;

— беркайчан да үзегезгә билгеле булмаган абонентларның исәп-хисап счетларын тулыландырмагыз;

— үзегез катнашмаган конкурсларда яисә лотереяларда бүләк отуыгыз турындагы хәбәрләргә ышанмагыз;

— отыш турындагы мәгълүматны һичшиксез стационар телефоннан яисә компаниянең рәсми сайтында тикшерегез;

— беркайчан да почта аша үзегезгә таныш булмаган адресларга, счетларга акча салмагыз;

— таныш булмаган кешеләргә үзегезнең банк картасы номерын, шулай ук яшерен кодларны әйтмәгез, аларны сез генә белергә тиеш;
— очраклы танышларга ышанмагыз, аларга үзегезнең акчаларыгыз турында сөйли күрмәгез — бу мәгълүмат сезгә каршы файдаланылырга мөмкин.

Интернет, телефон аша кешене алдау, акча җыю — инде бүген үзе зур бер индустрия, анда хәйлә, акыл, кешеләргә психологик басым ясау, аны зомби хәленә китереп җиткерү — барысы да җәлеп ителгән. Һәм бу җинаятьчеләрдә башкаларга карата бернинди кызгану хисе юк, чөнки аларда кешелеклелек сыйфатлары инде юкка чыккан. Әңгәмә башында кулланган «кәкре каенның аумавы» безнең психологиягә бәйле икәнен һәркем аңлагандыр. Авыл халкы бигрәк тә ышанучан шул. Нишләтәсең, болгавыр заманнарда «МММ», Мавроди пирамидалары аша алданып, авыз пешсә дә, әле дә өреп каба белмибез. Акча мәсьәләсендә, үзеңнең тир түгеп тапкан хәләл байлыгыңны саклауда бары уяулык белән генә аны кулга төшерергә теләүчеләргә каршы торып була.

— Илдар Гомәрович, алдаулар турындагы Сез санаган мәгълүматларны ишеткән саен башта булмаган чәчләр дә үрә тора. Югалткан акчаларны кире кайтарып буламы, үзеңне алдатмас өчен нишләргә кирәк, каршы килмәсәгез, бу турыда газетабызның алдагы саннарында дәвам итәрбез. 

— Ярый, шулай килешик һәм әңгәмәне йомгаклап, райондашларга сәламәтлек телим, уяу булыйк. Рәхмәт! 

Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев